Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Гаилә - бәхет бакчасы"

   15 май - Халыкара Гаилә көне. Бу көнгә без киң катлам укучылар өчен  "Гаилә – бәхет бакчасы" исемле бәйге үткәрдек. Бәйрәмгә яшь гаиләләр чакырылган иде. Бәйрәмнең беренче өлешендә без кунакларны бу датаның тарихы белән таныштырдык, гаилә бәйрәмнәре архивы турында сөйләдек, китап күргәзмәсе һәм тематик киштәдәге әдәбиятка күзәтү ясадык. Китапханәнең приоритет юнәлеше - гаилә белән эшләү булу сәбәпле бу киштә бездә даими эшли. Кичәбезнең икенче өлешендә без кунакларны бәйгегә чакырдык. Бәйгенең сораулары һәм биремнәре гаилә мөнәсәбәтләренә, балаларны тәрбияләүгә багышланган иде. Шулай ук бу тематикага татар халкының авыз иҗаты буенча сораулар һәм биремнәр әзерләнде.