Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Нәүрүз мөбарәк булсын!"

     Нәүрүз - борыңгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Татар халкы Яңа елны март аеның 21- ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган.  "Нәүрүз" сүзе фарсы-таҗик телендә "Яңа көн" дигән мәгънәне аңлата.

   25 март көнне Казанбаш мәдәният йорты фойесында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.  Бәйрәм Нәүрүзбикәне каршылау белән башланып китте.  Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең көч сынашуы белән дәвам итте. Аннары  майлы коймак белән  самовардан кайнар чәйләр эчә-эчә балалар һәм өлкәннәр катнашындагы уеннар уйналды.  Бергәләп төрле хәрәкәтле ярышлар, татар халкының милли уеннарын уйнадык, сорауларга, табышмакларга җаваплар таптык.  Уеннар арасында куелган концерт номерлары, күмәк биюләр бәйрәмне тагын да ямьләде.  Җыелган халыкның  олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп ял итте бу көнне.