Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Парлы үтсен гомерләр"

 Илебездә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында Казанбаш мәдәният йортында “Парлы үтсен гомерләр” исемле әдәби-музыкаль кичә булып узды. Кичәгә 50 һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәүче гаиләләр чакырылды.  Кичәнең кадерле кунаклары, тормыш юлын пар канатлы булып узучы гаиләләр, үзләре белән таныштырып, кавышу тарихлары турында сөйләп киттеләр, гаилә традицияләре белән уртаклаштылар. Шулай ук яшьләргә теләкләрен, киңәшләрен җиткерделәр, алып баручының  сорауларына җавап бирделәр. Аларны шулай ук балалары, оныклары, туганнары да котлап китте. Кичә музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Истәлекләргә, матур теләкләргә, хисле чыгышларга бай бәйрәм бик җылы һәм матур үтте.