Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә"

      Район күләмендә игълан ителгән  “Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә” бәйгесенең чираттагы этабы Урта Пошалым авылы китапханәсе базасында үтте. Казанбаш авыл китапханәсеннән бу бәйгедә Шакирзяновлар гаиләсе катнашты. Бирелгән һәр номинациядә  (“Тарихи гаилә”, “Гыйлемле гаилә”, “Иҗади гаилә”, “Китаплы гаилә”) уңышлы чыгыш ясап,  алар  “Иҗади гаилә” дипломына лаек булды.  Афәрин, Шакирзяновлар! Бәйгедә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт!