Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Җырыбыз Сезнең хакта!"

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә мәдәният йортында әдәби –музыкаль кичә уздырылды. Барлык кунакларны да фойеда кечкенә генә открыткалар тапшырып, чәй өстәле артына чакырып каршы алдык. Аннары кичә тамашачылар залында дәвам итте. Иң элек алып баручылар барлык хатын-кызларны да бәйрәм белән котлап киттеләр, аз гына фактларга тукталып, әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Аннары бәйрәм кичәсе котлаулар, матур җырлар, биюләр, шигырьләр, күңелле өзекләр белән дәвам итте. Бәйрәмдә олылар да, балалар да бик теләп катнашты.