Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Туган телем -иркә гөлем"

Халыкара туган тел көнендә бездә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакта булды. Балалар китапханәченең туган тел турында,  һәркемнең үз туган телен һәм үз тарихын белергә тиешлеге турында сөйләгәнен тыңладылар. Кереш сүздән соң балалар, тәрбияче белән бергә, нинди милләтләр турында белүләре, милли костюмнар буенча милләтләрне тануларын күрсәттеләр. Ә ахырдан китапханәче яңа кайткан татарча китапларга күзәтү ясады.