Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Иң гүзәл тел - туган тел"

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Бу көнне без әдәби-музыкаль кичә белән билгеләп үттек. Кичәне алып баручылар әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Укучылар туган телне,  милләтне, милли традицияләрне,  дөнья халыкларының күп төрлелеген саклауда туган телнең роле турында тыңладылар. Алып баручыларның таныштыруы әлеге тема буенча шигырьләр һәм музыкаль номерлар белән чиратлашты. Шулай ук балаларны танылган шәхесләрнең, язучыларның туган тел турында әйткән сүзләре белән таныштырдык, укучыларга фразеолигзмнар белән уен тәкъдим иттек. Кичәне уздыру өчен "Туган тел ул бер генә" презентациясе һәм китап күргәзмәсе әзерләнде.

 Кичәне Г.Тукайның "Туган тел" җырын хор белән башкарып тәмамладык.