Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Эрудитлар һәм фән белгечләре, сезнең өчен!"

Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында 8-9 сыйныф укучылары өчен брейн-ринг үткәрелде. Уен –ярыш укучыларга вакытны күңелле һәм файдалы итеп уздырырга, интеллектуаль сәләтләрен үстерергә, күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итте.

    Уен башында алып баручы укучылар белән  эрудитлар,  фән белгечләре һәм аларның нинди белемгә ия булырга тиешлеге турында әңгәмә үткәрде. Бергәләп “эрудит”, “интеллект” сүзләренә анализ ясадык. Икенче өлештә уен башланды. Брейн-ринг берничә турда узды. 2 команда  «Интеллектуаль кереш» (конкурста катнашучылар гади сорауларга җавап эзләде), «Математика һәм халык авыз иҗаты», «Сорау-җавап» (мәктәп программасы буенча сораулар), «Кара тартма», «Блиц-сораштыру», «Математик һәм логик табышмаклар», "Метр", «Таныш йөзне бел» (фотолар буенча балалар фән һәм техника өлкәсендә танылган кешеләрне белергә тиеш иде, аларның казанышларын искә төшерү) турларында көч сынашты.

    Ахырдан жюри җиңүчеләрне котлап һәм бүләкләп китте.

    Чара "Пушкин картасы" проекты кысаларында узды.