Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Татар театрына нигез салучы"

   Быел танылган драматург, җәмәгать эшлеклесе, публицист, якташыбыз Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулды. Бу юбилей уңаеннан без "Татар театрына нигез салучы" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Башта китап укучылар танылган драматургның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат тыңладылар. Китапханәче туган авылы Сикертәндә урнашкан драматург музее турында сөйләде, аны журналист буларак  билгеләп үтте,  аларга "Исеме көн да халык телендә" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү тәкъдим итте. Шулай ук китап укучылар презентация һәм аның спектакльләреннән видео-өзекләр карадылар.