Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Эврика"

      Балалар ачышлары һәм уйлап табулары көненә багышлап без уенлы белем сәгате үткәрдек. Бу халыкара бәйрәм көне 17 гыйнварда билгеләп үтелә.  Бу дата танылган уйлап табучы, Америка галиме, сәясәтче Бенджамин Франклинның туган көне хөрмәтенә сайланган. Безнең очрашу нәкъ менә шушы кеше белән танышудан башланды. Без балаларга аның уйлап табулары турында кыскача сөйләп киттек.  Аннары китапханәче укучыларны балалар ачышлары һәм уйлап табулары белән таныштырды. Ахырда укучыларга берничә уен тәкъдим ителде. Конкурсларның сорауларын һәм биремнәрен балалар бик тиз үти алдылар.