Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Ленинград батырлыгы"

 

       27 гыйнвар  - 871 көн дәвам иткән Ленинград камалышы өзелгән көн. Шул уңайдан 5-7 сыйныф укучылары өчен “Ленинград батырлыгы” исемле әдәби кичә уздырдык.  Укучылар белән Бөек Ватан сугышы тарихында әһәмиятле урын алган  Ленинград янындагы сугыш  хроникасы белән таныштык. Ачлык, эвакуация авырлыгы, Ладога күле аша сузылган  тормыш юлының мөһимлеге турында әңгәмәләр кордык. “Камалыш икмәге” исеме астында тарихка кереп калган 125 грамм икмәк турында искә төшереп киттек. Камалышта калып гаиләсен югалткан Таня Савичева исемле кызның көндәлеге белән таныштырдык.  Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалып, андагы китапларны укырга тәкъдим иттек. Ленинград сугышында катнашкан авылдашыбыз Сәгъдиев Мәгъсүт абый  турында да сөйләп киттек.  Шулай ук укучылар “Ленинград” исемле документаль видео карап, әлеге сугыш турындагы белемнәрен тагын да ныгыттылар.