Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Гаилә кыйммәтләре"

   Россиядә игълан ителгән Гаилә елын бердәм ачу көне уңаеннан китапханәдә "Гаилә кыйммәтләре" исемле белешмә- мәгьлүмат сәгате уздырдык.   Китап укучыларны иң элек Россия Президенты указы, гаилә елының эмблемасы белән, гаилә елында үзебездә узачак чаралар белән таныштырып киттек. Китапханәгә кунакка килгән гаиләләр белән тату, ныклы гаиләләрнең җәмгыятьтә тоткан урыны, балалар тәрбияләү, өлкәннәргә мөнәсәбәт кебек темаларга әңгәмә кордык. Аларга “Үз нигезен корсын, өйле булсын, көйле торсын җирдә һәр инсан” исемле  китап күргәзмәсенә күзәтү тәкъдим иттек. Китапханәбезнең  гаиләләр белән эше - приоритет  юнәлеш булып тора. Шуңа күрә алдагы елларда уздырылган гаилә бәйрәмнәренең папкалары белән дә танышып, кызыклы мизгелләрне искә төшереп алдык. Һәм аларны быелгы чараларда да актив катнашырга чакырдык.