Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Арча ягы язучылары"

      “Татар телем сагында” акциясе кысаларында Казанбаш мәктәбе укучылары өчен “Арча ягы язучылары” исемле әдәби кичә уздырылды. Арча ягы үзенең язучылары белән дан тоткан як. Аларны санап чыгу өчен генә дә байтак вакыт кирәк булыр иде. Шуңа күрә укучылар Арча районында туган  язучыларның беразы турында һәм берничә үзешчән язучы турында мәгълүмат алдылар. Укучыларга халык язучылары, Казанбаш авылы белән бәйле язучылар турында тулырак итеп сөйләнде. Аларның әсәрләре белән дә кыскача гына таныштырып киттек.  Калган язучыларның туган авыллары, әсәрләре әйтелеп кителде. Кичә өчен презентация һәм китап күргәзмәсе әзерләнеп укучыларга тәкъдим ителде.