Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Хәтер исәннәр өчен кирәк"

    Дөнья тарихында “Холокост” дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. 1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп билгеләнә. Шул уңайдан 6-7 сыйныф укучылары өчен хәтер сәгате уздырылды. Укучылар “холокост”, аның фаҗигасе, икенче бөтендөнья сугышы барышында бүленгән этаплары, күпләп юк ителгән милләтләр, халыклар, немец гаскәрләренең рәхимсезлеге, концлагерьлар турында мәгълүмат тыңладылар.  Презентация слайдлары ярдәмендә аларга бу фаҗигане ачып бирергә тырыштык. Тарих кабатланмасын, мондый хәлләр бүтән булмасын өчен хәтерне яңартып, китаплар укып, тарихи кинолар карарга чакырдык.