Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Бер картлыкта, бер яшьлектә"

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 6 октябрь көнне китапханәдә, мәдәният йорты белән берлектә “Бер картлыкта, бер яшьлектә” исемле очрашу кичәсе уздырылды. Кичәгә мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан һәм авылыбызның актив сәнгатькәр өлкәннәрен чакырдык.  Алар рәхәтләнеп яшь чакларын искә төшерделәр, безгә үзләренең киңәшләрен бирделәр. Тәмле чәй өстәле артында музыкаль номерларны карадылар. Аларга “Гомернең алтын фасылы” исемле китап күргәзмәсен тәкъдим иттек.

     Ә 7 октябрь көнне өлкәннәр өчен мәдәният йортында “Җан җылысы Сезгә, өлкәннәр!” исеме астында  әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә өлкәннәребезгә изге  теләкләребезне теләдек, матур җырлар, биюләр, шигырьләр  аша бәйрәм белән котладык.

       Шулай ук китапханәгә килә алмаган өлкәннәрнең өйләренә барып хезмәт күрсәттек.