Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Хезмәткә багышланган гомер"

Казанбаш авыл мәдәният йортында теш табибы, профессор, медицина фәннәре докторы Насыйбуллин Габделхак Гыйльмулла улын искә алу кичәсе булып узды. Күренекле авылдашыбыз 14 яшьтән авылдан чыгып китеп, медицина белеме алган. 1942-1946 нчы елларда Бөек Ватан сугышында башта санинструктор, соңрак санвзвод командиры буларак Җиңүне якынайтуда үз өлешен керткән. Сугыштан соң, стоматология буенча югары белем үзләштереп, шул өлкәдә эшли башлаган. Озын хезмәт юлында тырышлыгы, үҗәтлеге, таләпчәнлеге нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешкән шәхес ул. Кичәгә аның укучысы, медицина фәннәре кандидаты Минхарис Талип улы Әмирханов һәм ТР атказанган фән эшлеклесе Фәрит Мирза улы Солтановларның кайтуы очрашуны бик җанлы, кызыклы итте, тирән мәгьнә өстәде. Алар авылдашларга, укучыларга Габделхак Гыйльмулла улын галим һәм кеше буларак ачып бирделәр. Шулай ук кичәгә профессорның туганнары килгән иде. Алар да Габделхак абый турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, аны бик киң күңелле, тыйнак, ярдәмчел, туган җанлы кеше буларак ачтылар.  Кичәгә үзешчән җырчыларыбыз чыгышлары ямь өстәде.