Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Ана назы җирдә ул мәңгелек"

Ноябрь ае үзенең назлы, җылы бәйрәме  -  Әниләр көне белән кадерле. Шушы бәйрәм уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә  әдәби –музыкаль кичә уздырдык. Беренче өлештә алып баручылар барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлап киттеләр, изге теләкләр теләделәр. Аннары үзешчәннәр матур җырлар, тирән мәгънәгә ия шигырьләр яңгыраттылар.  Кичәнең икенче өлешендә китап укучыларга  авылдашыбыз Фәния Исхакованың “Ялгышларга дәва юк икән” спектаклен тәкъдим иттек.