Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Татарстан. Без бергә!"

Халыклар бердәмлеге көненә 3 сыйныф укучылары өчен "Татарстан: Без бергә" дигән уникаль яңа китапның премьерасын үткәрдек. Премьера Татарстанның иң күп санлы халыклары: руслар, татарлар, чуашлар, удмуртлар, мордвалар һәм мариларның искиткеч һәм күптөрле мәдәният дөньясына сәяхәт буларак узды. Укучыларны бу милләтләрнең тормышлары, көнкүреше, гореф-гадәтләре, телләре, киемнәре, кухнялары турында китаптагы язмалар, сурәтләр ярдәмендә сөйләп киттек. Китапта шулай ук милли уеннар да бар, аларның кайберләрен уйнап карадык. Һәр милләтнең батырлары турындагы мәгълүматлар белән танышканнан соң, китапта булган куар –код ярдәмендә бу батырлар белән мультфильм аша танышу мөмкинлеген дә карап киттек. Бергәләп бу сайтларга кереп тә карадык.