Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Хатын-кыз дөньясы"

Быел яратып укыла торган "Сөембикә" журналы үзенең 110 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу бәйрәмне китапханәдә киң катлам укучылар өчен түгәрәк өстәл белән билгеләп үттек. Китапханәдә бер журнал күргәзмәсе ясалды. Журналның эпиграфы китап күргәзмәсенә бик туры килә торган исем булды - "Сөй гомер, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын".  Башта китапханәче  журналның басылып чыга башлау тарихы, аның мөхәррирләре, "Сөембикә беләзеге" призы турында сөйләде, журнал турында материалларга күзәтү ясады, төрле чыгарылышларда булган кызыклы рубрикалар һәм мәкаләләр белән таныштырды, бүгенге көндә дә журнал татар телле укучылар өчен Россиянең бөтен территориясендә һәм аннан читтә таратыла торган бердәнбер басма булып тора, дип билгеләп үтте. Аннары укучылар журналның үткән еллар басмалары, яңа саннары белән таныштылар һәм  журнал турында үз фикерләре һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.