Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Чишмәләр белән сөйләшү"

18 сентябрь якташыбыз Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның туган көне. Шушы бәйрәм уңаеннан бездә ике зур чара оештырылды. Аның беренчесе Гариф аганың туган авылы Кечкенә Өчиледә ( бу авыл күптән юк инде) Ахун чишмәсен ачу тантанасы булса, икенчесе язучылар белән очрашу, Гариф Ахуновны искә алу кичәсе булды. Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендәге бер төркем язучылар бу чараларның икесендә дә катнашып, Гариф ага турында истәлекләре белән уртаклаштылар, яшь буынга үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Алар укучыларны һәм әти-әниләрне, бигрәк тә, татар телен сакларга, китаплар укуга җитдирәк карарга чакырдылар. Укучылар да, үз чиратларында, танылган язучыларга матур шигырьләрен, дәртле җырларын һәм биюләрен тәкъдим иттеләр.

        Кичәдә шулай ук 2017 елда  Г.Ахунов премиясенә лаек булган яшь иҗатчыларны бүләкләү тантанасы да уздырылды. Бүләкләрне Г. Ахуновның кызы Наилә Ахунова тапшырды һәм җиңүчеләргә алда зур уңышлар теләде.

       Кунаклар һәм  укучылар өчен фойеда Гариф Ахунов иҗатына багышланган “Һәрбер сүзе –алтын бәһасе лә, һәрбер сүзе – тормыш дәресе” исемле һәм Гариф Ахунов иҗатында чишмә образына багышланган “Челтерәп аксын чишмәләр” исемле китап күргәзмәләре эшләде.