Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Кулларында тормыш дилбегәсе, кулларында бала язмышы"

     Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында авыл мәдәният йортында укытучылар көнендә зур, матур, җылы бәйрәм булып узды. Бәйрәмгә ветеран укытучыларыбызны, бүгенге көн укытучыларын һәм аларның укучыларын чакырдык.  Бәйрәм укытучыларга дан җырлаучы, аларга рәхмәт хисләре белән сугарылган шигырь һәм җыр белән башланып китте. Алга таба сәхнә түренә ветеран укытучыларыбызны чакырдык. Алар алып баручының сорауларына җавап бирделәр,  эшләгән елларындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, хәзерге укытучыларга теләкләр теләделәр. Аннары сүз Казанбаш мәктәбенең бүгенге көн укытучылары турында барды. Һәр укытучы белән кыскача таныштырып киттек. Таныштыру укучыларның музыкаль сәламнәре белән, чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләре белән үрелеп барды.