Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Минем кече Ватаным"

  

     Казанбаш авыл китапханәсе яшьләрне туган як темасына багышланган баттлга чакырды. Чарада катнашучылар туган як тарихын, аның истәлекле урыннарын, һәйкәлләрен белү буенча кцч сынаштылар. Ике командага бүленеп уенда катнашучылар китапханәче сорауларына җавап бирделәр. Уен 5 раундлы иде. Баттл сораулары бераз гына республика, күбрәк Арча районы һәм туган авылыбыз буенча әзерләнде. Катнашучылар “Бу кайда?” раундында презентация слайдларыннан тарихи, истәлекле урыннарны билгеләделәр, “Безнең горурлык” раундында танылган якташлар турында фактларны ачыкладылар, “Мин һәм табигать” раундында экологик яктан әһәмиятле урыннарны атадылар, әдәби лотода якташ язучыларыбызга кагылышлы сорауларга җавап бирделәр һәм соңгы “Тарихка экскурсия”  раундында тарихи видеосюжет караганнан соң, китапханәченең  сорауларына  җавап бирделәр.