Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Җанга газиз туган як"

18 сентябрь -  якташыбыз язучы Гариф Ахуновның туган көне. Бу уңайдан бездә аның кызы шагыйрә Наилә Ахунова, язучы Сания Әхмәтҗанова, филолог Фоат Галимуллин, шагыйрь Рәмис Аймәт, Әлфия Галимуллина һәм Наилә ханымның иҗат дуслары кунакта булды. Алар Ахун чишмәсендә һәм Казанбаш мәктәбендә урнашкан «Туган як» музеенда булдылар. Кунаклар музей экспонатлары белән таныштылар, Гариф Ахунов турында истәлекләре белән уртаклаштылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар.