Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Гомернең алтын фасылы"

Өлкәннәр декадасы кысаларында без "Гомернең алтын фасылы" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Анда мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре һәм мәдәният тормышында актив катнашучы өлкәннәребез чакырылган иде. Кичәдә иң элек өлкәннәребезне  бәйрәм белән котладык. Алар өчен җылы теләкләр, матур музыкаль номерлар яңгырады. Без аларга кызыклы уеннар да тәкъдим иттек. Алар викторина сорауларына җавап бирделәр, лото, лотерея уйнадылар һәм кечкенә бүләкләр алдылар. Очрашу бик күңелле узды. Безнең өлкән буын үзе дә бик актив. Алар да шигырьләр укыдылар, җырладылар һәм чын күңелдән рәхәтләнеп ял иттеләр. Ахырдан аларга китап күргәзмәсенә күзәтү тәкъдим иттек.