Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Безнең белән үткән балачак күңелләрдә мәңге калачак"

"Көмеш кыңгырау" газетасының 30 еллык юбилеена без 3-6 сыйныф укучылары өчен кызыклы хәбәрләр сәгате үткәрдек. Башта балаларны басманың үзе белән таныштырдык: кайда, кайсы елдан чыга башлаган, баш мөхәррир, журналистлар турында әйтеп киттек. Газетада барлык мәкаләләрнең диярлек укучы балалар тарафыннан язылганына игътибар иттек, Арча районы укучыларының соңгы вакытта басылган мәкаләләре белән дә танышып киттек.  Аннары балаларны рубрикалар буенча сәяхәткә чакырдык. Әдәби рубрикада бер хикәя укып, викторина сорауларына җавап эзләп, малайлар һәм кызлар өчен киңәшләр тыңлап күңелле генә аралашып алдык. Шулай ук укучылар газета тәкъдим иткән ризык рецептлары белән дә танышып, аларны үзләренең дәфтәрләренә язып  та куйдылар.