Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә"

Игенче һөнәре, мөгаен, иң затлы һөнәрләрнең берседер. Игенче хезмәтенә хөрмәт күрсәтү максатыннан мәгълүмат көне үткәрелде. Мәгълүмат көне ике өлештән торды.  Беренче өлештә киң катлам укучылар өчен китап күргәзмәсе һәм аңа күзәтү булды.  “Икмәк булса, җыр да була” исемле күргәзмә игенче хезмәтенә, аның тармакларына багышланган иде, ә бер бүлеге җирле авыл хуҗалыгы оешмаларының эшчәнлеген яктыртты, укучыларга матбугатта басылган  мәкаләләр тәкъдим иттек. Икенче өлеш – мәдәният йорты фойесында оештырылган "Сөмбелә" уңыш бәйрәме.  Бәйрәмнең башында игенче бабай белән икмәк үстерү турында күренеш күрсәтелде. Аннары бәйрәм төрле уеннар, җыр-биюләр белән дәвам итте. Бәйрәмгә килүчеләр көзге муллыктан әзерләнгән ризыклардан авыз итте, көзге композиция,  “Шатлык булып илебезне гөлгә күмә Сөмбелә” китап күргәзмәсе белән таныштылар.