Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Энҗе-мәрҗәннәр җыючы әдип"

   “Милли мәдәният саекмас чишмә” районкүләм иҗади бәйге кысаларында Казанбаш мәдәният йортында, Иске Төрнәле авыл китапханәсе белән берлектә, Нәкый Исәнбәткә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылды.  Кичәне язучының тормыш юлы белән таныштырудан башлап җибәрдек. Аннан соң Нәкый аганың иҗатын һәм фәнни эшчәнлеген ачып бирергә тырыштык.  Н. Исәнбәтнең мирасы да күпкырлы:  ул драматург, шагыйрь, балалар язучысы, либреттист, әдәбият тарихчысы, тәрҗемәче, тел белгече, фольклорчы галим, тарихчы, публицист. Кичәдә аның шигырьләре һәм җырлары яңгырады, китап укучыларга халык театрлары өчен язылган “Аулак өй” музыкаль күренешеннән өзек, “Миркәй белән Айсылу” трагедиясеннән өзекләр, Н. Исәнбәт төзегән 3 томлык “Татар халык мәкальләре” китабы буенча мәкаль әйтеш уены тәкъдим ителде. Шулай ук китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Кичә буеннан буена электрон презентация слайдлары белән тулыландырылып барды. Шулай ук Н. Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” комедиясе буенча эшләнгән буктрейлер күрсәтелде.