Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Иң матур сүз - илкәем!"

30 августта Республика көне һәм  Казан шәһәре көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне без  “Иң матур сүз - Илкәем!"  исемле әдәби – музыкаль уен программасы белән билгеләп үттек.  Чара урамда оештырылды. Балалар өчен уен программалары әзерләнгән иде , анда татар милли уеннары да үз урыннарын алды. Уеннарны мультфильм геройлары белән бергә уйнаттык. Шулай ук балалар республикабызның тарихына һәм бүгенге көненә кагылышлы, Татарстан территориясендә яшәүче милләтләр турындагы сораулардан төзелгән викторинада катнаштылар. Матур җырлар, тематик шигырьләр һәм, әлбәттә, җылы котлаулар һәм теләкләр яңгырады чарада.