Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Туган илем Татарстан"

30 август – Республика көне уңаеннан мәдәният йортында “Туган илем Татарстан” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә китап укучыларны кыскача гына Татарстан тарихы белән таныштырдык. Матур җырлар, дәртле биюләр, үзешчән шагыйрьләребезнең шигырьләре белән беррәттән, әдәби викторина, милли уеннар, күмәк биюләр дә булды бәйрәмдә. Укучыларга “Күп гасырлар кичкән чал тарихлы, Данлы илем, үзең бер дастан” исемле китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.