Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Ир - беләк, хатын - терәк"

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап китапханәдә гаилә бәйрәме уздырдык. Иң элек гаиләләрне иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе булган бәйрәм белән тәбрик иттек.  Бәйрәм котлавы итеп матур җыр тапшырдык. Катнашучыларга әлеге бәйрәмнең тарихы, Петр һәм Феврония турындагы легенда турында сөйләп киттек. Аннары гаиләләргә башваткыч уены тәкъдим иттек. Башваткыч шакмакларын дөрес җаваплар белән берәм-берәм ача бардык.   Сорауларга җавап бирү белән беррәттән алар  үзләре белән таныштырды, гаилә тормышының кызыклы мизгелләре, гаиләдә тормыш  юлының башлангыч чорында булган авырлыклар белән дә уртаклаштылар.  Бәйрәмгә килүчеләргә  “Пар канатлар кирәк бәхет өчен”  исемле китап күргәзмәсен тәкъдим иттек.  Ахырдан барлык гаиләләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.