Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Үзеңне наркотикларга бәйләмә!"

26 июнь - наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне. Бу көнне без яшьләр өчен белешмә-мәгълүмат сәгате үткәрдек. Чара ике өлештән торды. Беренче өлештә балалар китапханәченең наркотикларның барлыкка килүе, аларны җәмгыятьтә куллану турындагы чыгышын тыңладылар. Шулай ук балаларга китап күргәзмәсенә һәм наркотикларга каршы плакатларга күзәтү тәкъдим ителде.  Аннары без  бергәләп наркоманиянең кешегә дә, гомумән, җәмгыятькә дә тискәре йогынтысы турында сөйләштек. Наркотикның файдалы үзлекләрен дә барлап алдык.  Наркотикларны саклау, куллану һәм тарату өчен җаваплылык, яшүсмерләрнең  наркотикларга бәйлелеге сәбәпләре, үзеңне һәм дусларыңны наркотик кулланудан ничек саклап калу турында сүз алып бардык.