Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Акыллы кызлар, зирәк егетләр"

"Пушкин картасы" проекты кысаларында китапханәдә 8-9 сыйныф укучылары белән "Акыллы кызлар, зирәк егетләр" исемле интеллектуаль уен уздырдык. 3 турда узган бәйгедә укучылар мәктәп программасы буенча, халык иҗаты буенча әзерләнгән сорауларга, кызыклы сорауларга җавап бирделәр, ребусларны чиштеләр. Укучылар үзләренең белемнәренә, эрудицияләренә һәм тапкырлыкларына таянып барлык биремнәрне дә үтәп чыктылар.