Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Тылсымлы ил - балачак"

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә без балалар өчен әдәби-музыкаль уен программасы әзерләдек. Балаларны бәйрәм белән котларга Шүрәле һәм Убырлы карчык, Смешариклар – Нюша, Ежик һәм Капатыч килделәр. Барлык балаларны бәйрәм белән котлап киткәннән соң, без аларга төрле уеннар тәкъдим иттек. Балалар спорт уеннарында, төрле хәрәкәтле уеннарда командаларга бүлешеп, ярышып күңел ачтылар. Шулай ук аларга татар халык табышмаклары һәм әдәби геройларны тану буенча да сораулар әзерләдек. Мәдәният йортының стенасы буеннан-буена әдәби геройлар, әкиятләр, мультфильм  геройлары рәсемнәре белән бизәлгән иде. Бергәләшеп ул геройларны да танып чыктык. Шулай ук татар халкының милли уеннары -  “Капкалы” һәм “Кулъяулык салыш” уеннарын да балалар бик яратып уйнады.  Ахырдан Шүрәле балаларга лотерея уйнатты.