Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Балачак илчеләре"

        Җәй айлары юбиляр балалар язучыларына бай быел.  Фарсель Зыятдиновка һәм Рөстәм Мингалимгә 80 яшь тулса, Эльмира Шәрифуллина 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан китапханәдә “Балачак илчеләре” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Китапханәче укучыларны аларның тормыш һәм иҗат юллары белән таныштырды һәм кичә өчен әзерләнгән “Балачак илчеләре” исемле китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштыра барды. Ә  балалар, үз чиратларында, яраткан язучыларының шигырьләрен сөйләделәр, юбилярларның интернет челтәрендә булган әсәрләрен дә тыңладылар. Аннары укучылар белән бергә югарыда аталган язучыларның китапларында урын алган табышмакларга җавап эзләдек, уеннарын уйнадык, санамышларын өйрәндек. Ахырдан укучылар өйдә укырга китаплар сайлап алдылар.