Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Якты эз калдырган шәхес"

18  май көнне Гариф Ахунов эзләрен саклаган Казанбаш төп мәктәбенә аның исемен бирү тантанасы узды. Бу чарага Гариф Ахуновның кызы, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе Наилә Ахунова, Габдулла Тукай бүләге лауреаты шагыйрь Рәдиф Гаташ, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, язучы-драматург, шагыйрь Хәбир Ибраһим, шагыйрә Нәҗибә Сафина, язучы Вакыйф Нуриев, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова, шагыйрә Маргарита Мангутова, музей хезмәткәре Флёра Дәминова, җырчы Регина Вәлиева, туганы Сания Ахунова кайтты.    Мәктәп каршында элмә тактаны тантаналы рәвештә ачканнан соң, мәктәп эчендә кадерле кунакларны яшь Гариф, аның әдәби геройлары каршы алды. Бәйрәм тантанасы залда дәвам итте. Укучылар  Гариф Ахуновның мәктәп укучысы, гади авыл малае булып үзе кичергәннәрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Г.Ахунов гомере буе рәхмәтле булган укытучыларын хәтердә яңарттылар. Кичә җыр-бию белән үрелеп барды. Ахырдан сүз килгән кунакларга бирелде. Алар Гариф Ахуновка бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар. Укучыларга һәм укытучыларга, кунакларга үзләренең шигырьләрен укыдылар, теләкләрен җиткерделәр. Әдәби кичә Ранил Шакирҗанов башкаруында Гариф Ахунов сүзләренә язылган “Казанбаш “ җыры белән тәмамланды.