Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Халык хәтере мәңгелек"

Бөек Җиңү бәйрәмен быел да авылыбызда  матур кичәләр, күркәм эшләребез белән, төрле акцияләрдә катнашып билгеләп үттек. (“Җиңү тәрәзәләре”, “Георгий лентасы”, “Хәтер стенасы” акцияләре).  Ветераннарыбызны өйләренә дә барып котладык. Авыл уртасында урнашкан, сугышта һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында “Халык хәтере мәңгелек” исемле тантаналы кичә, көн салкын булуга карамастан бик күңелле һәм мәгънәле очрашу булды.  Китапханәдә “Сугыш эзләре буйлап” исемле  китап күргәзмәсе эшләде һәм китап укучыларга тәкъдим ителде.

   Шулай ук башка хезмәттәшләр белән бергә Казанбаш авылы китапханәчесе  Арчада булган Җиңү көне тантанасында, парадта  да катнашты.