Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Җырлыйк әле!"

    Киң катлам укучылар өчен, мәдәният йорты белән берлектә, “Җырлыйк, әле!” конкурсы уздырылды. Уенда катнашучы 3 уенчыга беренче турда таблога язылган аерым темалар буенча куелган музыкаль әсәрләрне тану бурычы куелды. Алар үзләренә ошаган тема астындагы җырларны сайлап алып, аларны отып, үзләренә тиешле очколарны туплый бардылар.  Икенче турда уенчылар ребусларга яшеренгән җырларны танырга тиеш булдылар. Һәр турдан берәр кеше төшеп кала барып, 3 турда 1 генә уенчы калды. Аңа иң авыр сынау – ул  берничә генә нота уйналган җырны танырга тиеш иде.  Һәм ул аны уңышлы гына башкарып чыкты.

     Турлар арасында музыкаль тәнәфесләр һәм тамашачылар белән уеннар уйналды. Уеннар шулай ук җыр өлкәсе буенча иде. Тамашачылар беренче юлы гына әйтелгән җырны җырлап китәргә, русча шигъри юлларны тәрҗемә итеп, аңа туры килгән җырны атарга һәм хикәя итеп бирелгән җырны   танырга тиеш булдылар. Уен бик җанлы һәм күңелле үтте.  Кичә өчен “Җырлап ачыла күңел” исемле китап күргәзмәсе ясалып укучыларга тәкъдим ителде.