Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Ямь өстенә ямь! Бүген бездә тагын бәйрәм!"

15 май-Халыкара гаилә көне. Бу көнгә без киң катлам укучылар өчен гаилә бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмгә укытучы гаиләләрен чакырдык, чөнки 2023 ел-укытучылар һәм остазлар елы. Бәйрәмнең беренче өлешендә без кунакларга бу датаның тарихы турында сөйләп киттек, китапханәбездә сакланган гаилә бәйрәмнәре архивы белән таныштырдык, китап күргәзмәсе һәм тематик киштә әдәбиятына күзәтү ясадык. Китапханәнең приоритет юнәлеше гаилә белән эшләү булу сәбәпле,  бу киштә бездә даими эшли. Икенче өлештә без гаиләләрне ярышка чакырдык. Уенда катнашучы  гаиләләр педагогика тарихы, гомумән, педагогика буенча сорауларга җавап эзләделәр. Шулай ук шәхси характердагы сорауларга, укытучылар үзләренең  педагогик эшчәнлекләренә бәйле сорауларга җавап бирделәр. Аларга тагын  гаилә мөнәсәбәтләреннән кызыклы сораулар, туй юбилейларының исемнәрен парлау, гаилә ситуацияләрен уйнап күрсәтү, блиц-сораштыру кебек биремнәрне башкарып чыгасы булды. Ахырдан катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.