Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Читаем детям о Великой Отечественной войне"

      5 май көнне Казанбаш авыл китапханәсе Самара өлкә китапханәсе игълан иткән XIV нчы Халыкара “Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз” акциясендә  катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары белән башта Бөек Ватан сугышы турында, бу сугышның фронттагы һәм тылдагы  авырлыклары турында әңгәмә кордык. Бу канкойгыч сугыш турында без һәрвакыт хәтерләребезне яңартып торырга тиешбез. Сугыш каһарманнарын да, тыл ветераннарын да, сугыш чоры балаларын да бертигез хөрмәт итәргә тиешбез. Ә хәтерләр өчен бу сугыш турында күбрәк укырга, күбрәк белергә кирәк. Шул максат белән без бүген Б. Лавреневның “Разведчик Вихров” хикәясен, Гадел Кутуйның  “Рөстәм маҗаралары” повестеннән өзек укыдык һәм открытка форматында басылган “Герой –пионерлар” альбомы белән таныштык. Ахырдан әсәрләргә бергәләп анализ ясап алдык.

        Укучыларга шулай ук “Читаем детям о войне” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.