Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Олысына-кечесенә багышланган гомер"

   “Татарстан Республикасында хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман” региональ проекты кысаларында бөтен гомерен башта балалар укытуга, лаеклы ялга чыккач дини белем бирүгә багышлаган шәхес, бөтен республикага билгеле укытучы, РСФСРның мәгариф отличнигы, “Ел хатын-кызы” республика күләм конкурсында җиңүче, мөслимәләр берлеге җитәкчесе – Рая Ахуновна Фатхуллина белән очрашу уздырылды. Кичәне авылыбыз мулласы Равил хәзрәт башлап җибәрде. Аннары кыскача гына очрашуның максаты, региональ проект һәм Рая Ахун кызының тормыш юлы, аның педагогик юлы, уңышлары турында  китапханәче сөйләп китте. Авылыбыз абыстае Рузалия апа Рая Ахун кызына кагылышлы истәлекләре белән уртаклашты,  аның дини белем бирүдәге остаз буларак, мөгаллимә сыйфатларына тукталды. Рая абыстай үз чиратында башкаларның чыгышларын тулыландырып үзе белән таныштырып китте. Балачак, яшьлек еллары истәлекләре, үзе иҗат иткән шигырьләре берәүне дә битараф калдырмады. Шулай ук ул очрашуга килүчеләрнең сорауларына да җавап бирде. Кичә һәркемнең күңелендә, Рая апаның үзе кебек, җылы, матур хисләр калдырды.