Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Гамәл дәфтәре"

    “Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм бүгенге көн” төбәк проекты кысаларында без Татарстан Республикасының дин эшлеклесе, Арча районының Мактаулы гражданины Рәшидә Габдулла кызы Исхаковага багышланган “Гамәл дәфтәре” дигән әдәби кичә үткәрдек. Бу чын-чынлап легендар шәхес үзенең бөтен гомерен, бөтен белемен һәм бөтен көчен халыкны ислам диненә тартуга биргән. Рәшидә абыстай бик күп кешене ислам нигезләренә укыткан. Аларның гаиләсе бу юлда иң яхшы  мисал булып тора. Рәшидә абыстайның балалары һәм оныклары да барысы да аның эзеннән баралар. Китапханәче һәм авылыбыз абыстае Рузалия апа нәкъ менә шул хакта укучыларга сөйләделәр. Без аның якташыбыз булуы белән горурланабыз. Рузалия апа Рәшидә абыстайны шәхсән үзе күреп белгән. Ул шулай ук безгә әлеге танышу, аның укыту ысуллары, аның басылып чыккан китаплары турында сөйләде, фотосурәтләре белән уртаклашты,  берничә шигырен укыды. Кичә өчен шулай ук китап күргәзмәсе, электрон презентация һәм берничә видеоязма әзерләнгән иде. Алар шулай ук китап укучыларга тәкъдим ителде.