Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Галәм киңлекләрендә"

 Космонавтика көнен бәйрәм итү яхшы традициягә әверелде һәм без  дә ел саен төрле чаралар үткәрергә тырышабыз. Кешенең галәмгә беренче очу көннәре бездән ерагая бара. Ләкин  бу зур тарихи вакыйга берничек тә төссезләнә алмый. Очышны тормышка ашыру өчен нинди зур эш башкарылганын истә тоту мөһим. Безнең кызыклы белем сәгате галәмне үзләштерүнең төп этапларын, Юрий Гагаринның беренче очышын, беренче очышка кадәрге хезмәтне искә төшерүгә багышланды. . Чарага китап күргәзмәсе әзерләнеп, әдәбият балаларга тәкъдим ителде. Кыскача кереш сүздән соң укучыларга мәгълүмати-уен программасы тәкъдим иттек. Ике командага бүленеп укучылар бүгенге очрашуда, мәктәптә дәрестә алган яңа белемнәрне ничек үзләштергәннәрен күрсәтә алдылар. Программа викторинаны да, төрле  уеннарны да, зирәклеккә биремнәрне дә, спорт уеннарын да, табышмакларны да үз эченә алды.  Ахырда яхшы уен өчен балалар татлы призлар алдылар.