Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Бер сүз җитә кеше җанын дәваларга"

Инвалидлар декадасы кысаларында мәктәп укучылары өчен  “Бер сүз җитә кеше җанын дәваларга” исемле әдәби кичә уздырылды. Кичәдә укучылар инвалидлар көне, декадасының үткәрү максатлары, илебезнең бу чорда нинди эшләр башкаруы турында тыңлап киттеләр.

       Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр күп очракта нык рухлылар. Презентация ярдәмендә укучылар шундый көчле рухлы композитор, җырчылар, рәссам, бигрәк тә якынрак спортчылар белән танышып киттеләр.

      Авыр язмышка дучар булган язучылар тормышына тагын да тирәнрәк тукталдык. Н.Островский, Г. Сәгыйров, Р. Шәрипов, Ф. Яруллин, якташыбыз Р.Мөхәммәт кебек язучыларыбыз тормышы һәм иҗаты чын мәгънәсендә соклануга, горурлануга лаек.

    Укучыларны шул рәвешле язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә һәрчак ярдәм кулы сузарга, игътибарлы, миһербанлы, шәфкатьле булырга, язмышның тез астына китереп сугуыннан үзләрен дә, якыннарын да, дусларын да сакларга чакырдык.