Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Әдәпле балачак- бәхетле киләчәк"

     Әдәплелек - кешенең иң күркәм сыйфатларының берсе. Без балаларыбызны  кечкенәдән әдәп кагыйдәләренә өйрәтергә тиеш. Шушы максатны күздә тотып  мәктәп яны җәйге лагерьга йөрүче балалар белән “Әдәпле балачак- бәхетле киләчәк” исемле әдәби кичә уздырдык. Укучылар әдәп кагыйдәләре, аларның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, әдәплелелеккә багышланган мәсьәләләр чиштеләр, “тылсымлы сүзләр”не искә төшерделәр. Шулай ук презентация слайдларындагы биремнәрне үтәделәр, әдәплелеккә өндәгән халык мәкальләрне барладылар һәм шагыйрьләребезнең матур, эчтәлекле шигырьләрен тыңлап аларга анализ ясадылар. Ахырдан укучыларга  китап күргәзмәсендәге китаплар тәкъдим  ителде.