Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Балачакның бер мизгеле"

3 июнь көнне авылыбызда бик матур вакыйга  - “Салават күпере” балалар мәйданчыгын ачу тантанасы узды. Олы йөрәкле авылдашыбыз Хисмәтуллин Илшат Гали улы  ясаган бу мәйданчык авыл уртасында, әллә каян балкып, төрле төсләре белән үзенә тартып тора. Бу көнне балалар өчен без, мәдәният хезмәткәрләре, төрле уеннар, ярышлар оештырдык, викторина сораулары әзерләдек.  Арып киткәннәргә тәмле сулар, чәй, баллы ризыклар һәм пылау тәкъдим ителде.