Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Муса Җәлил -шагыйрь һәм көрәшче"

    Казанбаш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән герой- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен “Муса Җәлил – шагыйрь һәм көрәшче” исемле балалар иртәсе белән билгеләп үттек.  Китапханәче балаларны кыскача гына аның тормыш юлы, гаиләсе белән таныштырды. Балалар исә аның шигырьләрен яттан сөйләделәр, бик яратып аның китапларын карадылар. Иртәбезне аның “Күрсәт әле, үскәнем!” шигъри уенын уйнап тәмамладык.