Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Син, балачак, иң матур чак"

Һәр елны җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне билгеләнеп үтелә. Бу изге бәйрәм уңаеннан  төрле чаралар, ярышлар, концерт программалары үткәрелә. Без дә китапханәбезгә бу көнне мәктәп яны җәйге лагерьга йөрүче балаларны  кунакка чакырдык. Укучылар иң элек бу бәйрәмнең тарихы турында тыңлап киттеләр,  “Бала хокуклары турында конвенция” маддәләре белән таныштылар. Бу маддәләрне әкиятләр мисалында ачып бирергә тырыштык.  Аннан соң укучылар ике командага бүленеп әдәби лото сорауларына җавап эзләделәр, табышмаклар, мәкальләр өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр, ребуслар чиштеләр. Уенның җиңүчеләрен  билгеләп, бүләкләр өләшкәч, укучыларны «Нурда коена  дөньяның һәр гөле. Бу – җәй иле!” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырдык.