"Бәхетебез тора икебездән"
15 май – Халыкара гаилә көнендә китапханәдә бәйрәм уздырдык. Авылыбызның үрнәк өч гаиләсе башваткыч уенынында катнашты. Сорауларга җавап бирү белән беррәттән, алар бүләккә әзерләп килгән номерларын да башкардылар. Бәйрәмгә килүчеләргә “Гаилә – бәхет ачкычы” исемле китап күргәзмәсен тәкъдим иттек. Бәйрәм бик җанлы һәм күңелле үтте.