Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Батырларның даны мәңгелек!"

    Ватан Геройлары көне уңаеннан Казанбаш мәктәбе укучылары белән "Батырларның даны мәңгелек!" исемле батырлык дәресе уздырдык. Укучылар истәлекле датаның килеп чыгу тарихы белән таныштылар. Шулай ук алып баручыларның һәм укучыларның Арча районы Советлар Союзы Геройлары һәм Социалистик Хезмәт Геройлары турындагы чыгышларын тыңлап киттеләр. Авылдашыбыз Социалистик Хезмәт Герое М.Б. Хәстиев белән тулырак таныштырып киттек.