Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Яшәү - үзе батырлык"

Декабрь башында без ел саен инвалидлар көнен билгеләп үтәбез. Бу вакыйга декадага әверелә. Күп кенә учреждениеләрдә төрле бәйрәмнәр, чаралар, акцияләр үткәрелә. Без дә мондый чараларга кушылдык. 2 декабрьдә 5-8 сыйныф укучылары өчен "Яшәү үзе – батырлык"  исемле телдән журнал үткәрелде. Башта укучыларга әлеге датаның тарихы,  датага багышланган чаралар турында сөйләделәр. Алга таба китапханәче, презентация слайдлары ярдәмендә мөмкинлекләре чикле, әмма көчле рухлы кешеләр - спортчылар, паралимпия уеннарында чыгыш ясаучылар, шундый язмышлы язучылар, танылган блогер Рөстәм Нәбиев турында сөйләде, "Игелек җирдә ятмас" китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Без бергәләп мондый кешеләргә ярдәм итү, аларга карата игелекле булу турында фикер алыштык, чөнки бу язмыш һәркайсыбызга килергә мөмкин. Чараны Р. Миңнуллинның "Яхшылык" шигырен укып тәмамладык.